Museum

Museum Республиканың беренче затлары

QR code

Museumsinfo

Über das Museum

2020 елда Татарстан үзенең юбилеен – Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге юбилейны бәйрәм итү кысаларында «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Ресубликаның беренче затлары» дип аталган баннерлар күргәзмәсен әзерләде.

Татар АССР җитәкчеләре: Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Борһан Мансуров, Гали Динмөхәммәтов, Фикрәт Табиев, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов һәм башка бик күпләр – исемнәре хәзерге Татарстан үсешенең 100 еллык тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр. Алар белән бергә республика коточкыч ачлыкны җиңә һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне торгыза; алар җитәкчелегендә заводлар һәм фабрикалар төзелә, яңа шәһәрләр салына, нефть чыганаклары ачыла һәм үзләштерелә. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1970 нче еллардан башлап республиканың өзлексез икътисадый күтәрелеше башлана

«Ресубликаның беренче затлары» күргәзмәсе Татарстан сәясәтчеләре тормышының иҗтимагый-сәяси ягын гына ачып калмый, ул илһам бирүче уңыш тарихлары тупланмасын тәшкил итә. 26 яшьлек Сәхипгәрәй Сәетгалиев шул яшендә ничек итеп ТАССР рәисе була алган? Гомәр Усманов гап-гади комбайнчыдан бөтенсоюз машстабындагы сәяси затка кадәр ничек үсә алган? 1990-2010 елларда Минтимер Шәймиевнең республика җитәкчелегендәге уңышлы эшчәнлегенә нинди тормыш кагыйдәләре ярдәм иткән? Нинди һөнәри мавыгуы Рөстәм Миңнехановны халыкара спорт олимпына китергән?

«Ресубликаның беренче затлары» күргәзмәсе ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Фәнәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм ТР Дәүләт архивы булышлыгы белән оештырылды

РЕСУБЛИКАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЗАТЛАРЫ

Planen Sie Ihren Besuch

  • Kasaner Kreml, uliza Baturina, Вахитовский район, Kasan, городской округ Казань, Tatarstan, Föderationskreis Wolga, 420111, Russland

Bewertungen

Noch keine Bewertungen

Erste Rezension schreiben
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

Erstellen Sie Ihre eigenen Audio-Touren!

Die Verwendung des Systems und der mobilen Stadtführer-App ist kostenlos.

Start

App preview on iOS, Android and Windows Phone