Audio tour

Audio tour 4. Ирексездән “халык дошманы”

Яңа ел җитте. 1947 елны каршыладык. Демобилизация көтәбез. Ниһаять, март аенда армиядән китәргә указны укырга насыйп булды.
Шулай итеп, кайттым тугар авылыма. Нәкъ 5 ел гомер узган. Әти-әниләр, туганнар белән күрешү шатлыгын язып аңлату мөмкин түгел, әлбәттә. Күпме еллар хәбәрсез яшәп, үлеп юкка чыккан кешеләр идек ич без.
Мин кайтканда әти һәм 17 яшьлек энем ятим балалар йортына эшли иде. Миңа шушы балалар йортына эшкә керергә тәкъдим иттеләр. Хезмәт буенча инструктор булып 1947 елның апрель аенда эшкә урнаштым.
1948 елның декабрь айлары тирәсендә бервакыт:"Сине директор чакыра",-дип килеп әйтәләр. Балаларны мастерскойдан чыгарырга куштылар. Башымны түбән иеп, директор кабинетына киттем. Түрдә директор белән бер кеше утыра. Бу Газраил иде. Турыдан-туры аралашкан кешем булмаса да, мин аның МГБның оперуполномоченные Солтанов икәнен белә идем. Бөтен тәнем буйлап салкынлык аякка кадәр төшеп китте. Ул кесәсеннән кенәгәсен чыгарып күрсәтте дә үзе белән Кукмарага барырга боерды. Өйгә кайттык, өс-башымны алыштым, рөхмәт сорап чәй эчтем.
Күпме еллар ут йотып яшәгән әти-әнигә тагын хәсрәт килде. Өй эчендә хәрәкәтсез катып калдылар. Директор түзмәде, озатырга өйгә килде. Солтанов атын рәтләгәндә пышылдап кына:"Кайтасын",-дип әйтеп куйды. Күрәсең, Солтанов аңа җибәрәселәрен әйткән булгандыр. Караңгы төшә башлаган иде, без кошевкага утырып, Кукмарага элдердек. Милиция бинасының ишегалдына килеп туктадык. Атны тугарырга алып калдылар, ә без Солтанов белән МГБ начальнигы кабинетына кердек. 1942 елдан 1947 елга кадәр булган вакытны искә төшереп, башымнан узганнарны акрынлап сөйләп чыктым. Биргән сорауларына эзлекле рәвештә җавап бирергә тырыштым. Җавабымны ошатмаса, сикереп тора да яный башлый. Ябып куялар да, берәр сәгать узгач тагын чыгаралар, яңадан сорау алулар башлана. Куркытуның төрле ысулларын кулланалар. Шулай итеп, Исламов язылганнарга кул куйдырды да, кирәк вакытта чакыртасыларын әйтеп өйгә кайтырга рөхсәт бирде.
Көннәрнең берендә шул ук Солтанов һәм бер милиционер, дәрес барганда чакыртып чыгарып, миңа прокурор санкциясен күрсәтте. Кирәк әйберләрне алыр өчен өйгә алып кайттылар. Үзем кирәк-ярак әйберләрне алдым да әти-әни белән саубуллашып тагын чыгып киттем. Әни:"Кайчан кайтырсың икән?"-дип елап калды. Шул вакытта мин үземнең:"Сталин үлгәч",-дип әйтеп җибәрүемне сизми дә калдым.
Килеп җиткәч таныш бүлмәгә кертеп яптылар. Камера эчендә ике тимер карават стенага күгән белән беркетелгән, ике карават арачында бетон идәнгә беркетелгән тумбочка сыман әйбер. Югарыда тәрәзә сыман нәрсә, кырыенда форточкасы бар. Камераның зурлыгы 2,5х1,5 метр чамасы булыр.
Сорау алуга кешеләрне алып чыгып торалар. Ниһаять, мине дә чакырдылар. Таныш юллар буйлап надзиратель таныш бүлмәгә алып китте. Түрдә үзенең ''якын сердәшен'' көткән сыман тикшерүче утыра. Өстәл янына чакырып китерде дә берничә фотокарточка күрсәтте:"Боларны таныйсынмы?" "Таныйм". Бу кешеләрдән баш тарту мөмкин түгел иде. Берсе-авылдашым Нигъмәт абый, икенчесе Кукмара районыннан Бәймәтов иде. Аларны бик каты куркытып, гаиләләрегезне Себергә җибәрәбез, дип легионда булуыбыз турында әйттергәннәр. Шулай итеп, болар минем шаһитләрем булдылар. Шуннан тикшерүче легионда булуымны матур җөмләләр белән протоколга теркәде. Ягъни без үзебез теләп легионга киткәнбез булып чыктык.
Сорау алырга бик озак торгач кына чакырдылар. Таныш бүлмәгә гадәттәгечә надзиратель алып килде. Сорау һаман да шул фотолар турында иде. Зур форматтагы протокол кәгазенә өч фото ябыштырылган өстәл янына чакырып китерде дә:"Боларны беләсеңме?"-диде. "Бик таный алмыйм әле",-дигән булдым. "Бәлки, моннан танырсың",-дип аерым фото күрсәтте. Арест вакытында минем өйдән алынган фото иде бу. "Таныйм",-дидем. Чөнки фотоның артында язу булуын исемә төшердем. Анда болай дип язылган иде:"Дустым Гаянга Мәхмүттән, Франция, 1944 ел". Шуңа күрә монда, белмим, диярлек эш калмаган иде инде. Икебезнең дә Франциядә булуыбызны раслаучы дәлил иде бу.
Тикшерүче тагын сорау алырга чакырта. Алда сөйләгәннәр барысы да протоколга язылган, хәзер акрынлап сорау алуны йомгакларга маташуы сизелә иде. Делоны кулга бирде, укып чыгарга һәм 206 нчы статьяга кул куярга кушты. "Иртәгә суд булачак,-диде тикшерүче.
Икенче көнне сәгать уннар тирәсендә суд бүлмәсенә алып керделәр. Читлеккә кертеп яптылар. Идәнгә беркетелгән табуреткага утырырга куштылар. Судья суд карарын укыды. Ул түбәндәгечә язылган иде:
"Әхмәтшин Г. Г. 1923 елны Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туган. Элек хөкем ителмәгән. 1942 елның июль аенда Воронеж өлкәсенең Кантимер районында әсирлеккә төшә. 1943 елның май аенда Идел-Урал татар легионына хезмәт итәргә керә. 1944 елны легион составында Франция партизаннары белән бәрелештә катнаша. Шушы җинаятьләре өчен РСФСР Җинаятьләр кодексының 58-I П "Б" статьясы нигезендә 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук үз өлеше конфискацияләнә. Җәза срогын ерактагы хезмәт лагерында үтәргә, суд карары белән килешмәгән сурәттә, Югары Судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин".

Fermate tour

Recensioni

Non esistono ancora recensioni

Scrivi una recensione per primo
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

Crea i tuoi audio tour!

L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti

Avvia

App preview on iOS, Android and Windows Phone