Audioguía

Audioguía 09 "Ерткычсыман ящерлар дәвере" залы

Өч йөз милионнан алып ике йөз илле бер миллион елга кадәр дәвам иткән Пермь чоры безнең планета тарихында борылыш этабы булып тора. Бу вакытта салкын бозлык дәвере бетеп ике йөз миллион елга сузылган җылы бозлыксыз дәвер башлана. Бу чорда хәзерге заман океаннары оеша башлый.
Дүрт аяклы умырткалылар киң таралып, күп яңа төрләр барлыкка килеп, җир өстенең тулы хуҗаларына әйләнәләр. Җир-су хайваннарына караганда камиллерәк булган эре үлән ашаучы һәм ерткыч сөйрәлүчеләр барлыкка килә. Бу салкын канлы хайваннарның кан әйләнеше яхшырак оештырылган була.
Пермь чоры палеозой организмнарының тиз һәм масштаблы үлүләре һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында яңа формалар барлыкка килү белән тәмамлана.

Paradas del tour

Reseñas

A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

¡Cree sus propias audioguías!

La utilización del sistema y la app de guía para móvil es gratuita

Iniciar

App preview on iOS, Android and Windows Phone