Tour audio

Tour audio 02 «Җир Минераллары» залы

Кеше минераллар белән күптәннән таныш. Башта ул аларны корал итеп, соңрак тормыш кирәк-яраклары һәм кыйммәтле таш итеп файдалана. Хәзерге вакытта минераллар кулланылмаган бер генә эшчәнлек сферасы да юк.
Нәрсә соң ул минерал? «Минерал» сүзе тау токымы, таш яки руда кисәген аңлаткан борынгы герман термины «минера»дан килеп чыккан.
Бүгенге фәнни караш буенча минерал ул геология процесслары барышында барлыкка килгән кристалл структуралы табигый химик кушылма.
«Җир Минераллары» залында кыйммәтле, ярымкыйммәтле ташлар, минераллар, кристаллар һәм аларның җыелмалары күрсәтеләләр. Экспонатлар арасында төрле илләрдә табылган уникаль үрнәкләр дә бар. Алар арасында йөз илле килограммлы Заир малахиты, Индиядән окенит секрециясе, Калифорниядән таш тозы.

Étapes du circuit

Commentaires

A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.
  • Алёна Макарова

    5 out of 5 rating 05-04-2019

    очень удобное приложение!!! ходишь и все знаешь!!!)))

  • Анна

    5 out of 5 rating 04-27-2017

    Сложно ориентироваться, все в разброс

Créez vos propres visites audio!

L'utilisation du système et de l'appli de guide mobile est totalement gratuite

Commencer

App preview on iOS, Android and Windows Phone