Audio tour

Audio tour 04 Гимназия чоры

    1998–1999 нчы уку елыннан мәктәп-лицей гимназия итеп үзгәртелә. Гимназиядә табигать-фәнни, гуманитар-лингвистик, гуманитар-эстетик юнәлештәге сыйныфлар оештырыла. Мондый юнәлешләрнең булуы укучыларның теләкләрен исәпкә алырга, сәләтләрен үстерергә зуррак мөмкинлекләр ача. Коллектив бу елларда да яңалыкка омтылып эшләвен дәвам итә. Педагогика фәннәре докторы, академик Җ.Г .Нигъмәтов җитәкчелегендә «Укыту-тәрбия процессына халык педагогикасын кертү формалары һәм методлары» дигән фәнни-эксперименталь тема өстендә эш алып бара. Шушы елларда гимназия директоры Айдар Азат улы Арслановка һәм югары квалификация категорияле математика укытучысы Дания Камилевна Шакировага «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре» дигән исемнәр бирелә. Районда үткәрелә торган «Ел укытучысы» бәйгеләрендә безнең укытучылар яхшы әзерлекле булуларын, педагогик культурага, зур методик осталыкка ия икәнлекләрен күрсәтәләр: 1998 нче ел – башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсинур Солтановна Закирова – III урын, 2000 нче ел – география укытучысы Заһид Вахитович Шәмсетдинов – I урын, республика бәйгесендә катнашты, 2000 нче елда республикада уздырылган «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, география укытучысы Заһид Вахитович Шәмсетдинов яхшы күрсәткечләргә ирешә. 2003 нче елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Вагизовна Зыятдинова «Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының иҗади лабораторияләре» конкурсында район күләмендә I урынны ала, республика конкурсында катнашып, «Инновацион мәктәпләр» номинациясендә лауреат була. Сәләтле балалар белән эшләүгә игътибар арта, укучылар район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарга лаек булалар.           «Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы» дигән республика бәйгесендә «Эзтабарлар» төркеменең (җитәкчесе – Х.М.Мөхәммәтгалиева) Зур Сәрдек авылы тарихына багышланган хезмәте III урынны ала һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнә. «Татарстан – яңа гасыр» телевидениесе «Эзтабарлар» төркеменең эшенә багышлап «Татарлар» тапшыруын һәм макраме түгәрәге (җитәкчесе – Чулпан Гарәфетдиновна Хәммәдиева) турында «Шөгыль» дигән тапшырулар әзерли. Драма түгәрәге (җитәкчесе – Гөлфия Василовна Сәфәргалиева) район бәйгеләрендә призлы урыннар ала. Гимназиянең сәламәтлек театры республика сәламәтлек театрларының зона ярышында II урынга лаек була.

Гимназия бүген дә заманнан артка калмаска тырышып эшли.  Гимназиядә традицияләрне саклап, яңалыкка омтылып, җаваплылыкны тоеп эшләүче коллектив тупланган. Уңышлар да куанычлы. Мәсәлән, 2013 нче елгы чыгарылыш укучысы Гөлназ Садриева бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча рус теле (укытучысы – Алсу Салимовна Баһавиева), химия (укытучысы – Айдар Азатович Арсланов), биологиядән (укытучысы – Равия Зәкиевна Шәфигуллина) йөзәр балл җыйды. Ул бүгенге көндә – Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. Укытучылар да даими эзләнүдә. Соңгы елларда Фирзалия Халиловна Сафиуллина һәм Хәнифә ГильфановнаУльданова районда үткәрелгән «Ел сыйныф җитәкчесе» бәйгеләрендә призлы урыннар яулады. Тарих укытучысы Ләйсән Хамзовна Шаһабиева “Ел укытучысы-2013” бәйгесенең район турында лауреат, башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирдания Ришатовна Басыйрова «Ел укытучысы-2016» бәйгесенең район турында II урынга лаек булды.

Гимназиянең кайбер унышлары:

• 2000 нче ел – бронза дәрәҗәсендәге сәламәтлек мәктәбе

• 2004 нче ел – гасыр мәктәбе

• 2004 нче ел – югары категорияле мәктәп

 • 2004 нче ел – академик мәктәп

• 2006 нчы ел – көмеш дәрәҗәдәге сәламәтлек мәктәбе

• 2006 нчы ел – инновацион белем бирү программаларын актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре конкурсында (ПНПО) җиңүче

• 2016 нчы ел – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләре арасында үткәргән рейтинг нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы 100 мәктәп» исемлегенә кертелде.

Соңгы еллардагы уңышлар («Мәгариф» илкүләм өстенлекле проектында җиңеп чыгу, укытучыларның «Иң яхшы укытучы», «Безнең яңа укытучы», «Укытучы-эксперт», «Укытучы-мастер» грантларына ия булулары, һ.б.) – гимназиядә төрле елларда директор булып эшләгән Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Айдар Азат улы Арсланов, «Иң яхшы директор» гранты иясе Илсур Шәрәфи улы Кашапов, Илнар Рәсим улы Закиров һәм гимназиянең бүгенге директоры Фидаил Зыятдин улы Мостафин җитәкчелегендәге коллективның тырыш,  хезмәте нәтиҗәсе.

Fermate tour

Recensioni

Non esistono ancora recensioni

Scrivi una recensione per primo
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

Crea i tuoi audio tour!

L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti

Avvia

App preview on iOS, Android and Windows Phone