Audio tour 05 Легендар директор-Закирҗан Ибраһим улы Сабитов
- Scarica la app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Сәгыйть Сүнчәләй башлап җибәргән изге эш бик дәвамлы, гомерле була.Зур Сәрдек мәктәбен үстерүдә,танытуда бик күп шәхесләрнең фидакарь хезмәте билгеле. Гимназиябезне республика, Россия дәрәҗәсендә танытучы олпат зат Сабитов Закирҗан Ибраһим улы турында аерым искә алмыйча мөмкин түгел.
Россиянең халык педагогы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Мәскәү Иҗади педагогика академиясе академигы, Россиянең атказанган укытучысы Закирҗан абыйның 56 ел педагогик стажы бар.Ә шуның 34 елын мәктәп директоры вазифасын легендалар булып калырлык итеп башкара. Таләпчән, иҗади фикерләүче, зур эшләргә башкаларны да рухландыра алучы Закирҗан Сабитов, 1973 елда “Коммунизмга” колхозының легендар рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров белән уртак тел табып төзелгән өч катлы (640 урынлы) мәктәп тирәсе җәйге айларда шау чәчәккә күмелә торган була. Нинди генә чәчәкләр үсми биредә!
Туфан ага Миннуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасының төп каһарманы Илгиз Туктаровның прототибы Закирҗан Ибраһим улы Сабитов рухы гимназиянең һәр зур башлангычына әйдәп баручы якты маяк кебек яши күңелләрдә.
Якты йолдыз булып атылгандай,
Эз калдырып галәм күгендә,
Гомереннән легендага күчеп
Яши Укытучым бүген дә!
1932 нче елда Саба районының Өчнарат авылында туа. Татар Икшермәсе җидееллык мәктәбендә укый. Урта белемне Арча районы Яңа Кенәр мәктәбендә ала. Ул - 56 ел педагогик стажы булган, шуның 44 елын мәктәп директоры вазифасында эшләгән Россиянең атказанган укытучысы, Россия халык педагогы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, берничә медаль иясе, Мәскәү иҗади педагогия академиясе академигы. Ул чын педагог, җитәкче булу белән беррәттән, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып бара, район һәм республика хезмәт ияләрен үзенең патриотик мәкаләләре белән тәрбияләүче буларак та билгеле.
1964 нче елның гыйнварында шактый хезмәт тәҗрибәсе туплаган белгечне Зур Сәрдек мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. – Тәүлекнең 24 сәгате дә аның өчен аз, көне-төне мәктәп эшләре белән мәшгуль, бу эшнең чын фанаты булды ул, – дип искә алалар аны бүген. Мәктәпнең белем һәм тәрбия учагына әйләнүенә, әлбәттә, һәрбер эшне уйлап, планлаштырып эшләү нәтиҗәсендә ирешелә. Укыту-тәрбия планында иң беренче игътибарны ул мәктәпнең үткән уку елына ясалган тирән анализына һәм яңа уку елына куелган бурычларга юнәлтә, аларны үтәү өчен тиешле чараларны билгели. – Төзелгән планнарның дөрес үтәлешенә, укыту-тәрбия сыйфатының куелышына көндәлек контроль, контроль һәм тагын бер кат контроль кирәк, – ди ул. Аның фикеренчә, бу контроль өстән күзәтү генә түгел, ә һәрбер укытучыга ярдәм һәм алга таба юнәлеш бирү формасында булырга тиеш.
Әйе, директорның эше күпкырлы. Шунысы бәхәссез, иң элек ул яхшы укытучы. Укытучы исә алдынгы педагогика фәне белән коралланган булырга тиеш. Ә аның дәресләре һәрчак тирән эчтәлекле, методик яктан яхшы әзерлекле була. Ул балаларга төпле белем бирү белән бергә, аларны аңлы дисциплинага, тәртипкә һәм матурлыкка өйрәтә. – Матурлыкны тою яхшы нәрсә, – ди ул. – Ләкин бу гына аз. Укучының алган белемнәрен тормышта иҗади куллана белүе, тормышның матурлыгын саклау һәм үстерү өчен актив көрәшче булуы әһәмиятле. Директорның, барлык укытучыларның тырышлыгы, авторитеты көннән-көн югары бәя ала. Коллектив мәктәп-лицей исемен яулый. Гадәти класслар белән беррәттән лицей класслары да район һәм республика укытучылары өчен тәҗрибә мәктәбенә әйләнә. «Мәгърифәт» газетасында Салабаш мәктәбе директоры Х.Зарипов: – Кукмарадагы Зур Сәрдек мәктәп-лицее турында язмаган бер генә журнал да, гәҗит тә калмады. Нигә безгә дә шундый мәктәп булдырмаска? Биектаулылар кемнән ким? – дип язып чыга. 1991 нче елда Зур Сәрдек мәктәбендә Саба районы мәктәпләре директорларының бер көнлек семинар-киңәшмәсе уза. Соңыннан алар мәктәпкә түбәндәге рәхмәт хатын җибәрәләр: «Хөрмәтле коллегалар! Без, Саба районының мәктәп җитәкчеләре, сезнең укыту-тәрбия процессы белән танышып, барлык педагоглар коллективының эшчәнлегенә зур бәя бирдек. Бигрәк тә укыту-тәрбия процессын оптимальләштерү өлкәсендә сезнең эшчәнлек безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора».
Fermate tour
Recensioni
Scarica l'app gratuita izi.TRAVEL
Crea i tuoi audio tour!
L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti