Audio tour 7. Автобиографик әсәр "Гомерем мизгелләре"
- Scarica la app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Остазның да остазлары була,
Останың да була остарагы.
Бу дөньяга ишек –тәрәз уйган
Галиҗәнап халык осталары.
(Газинур Морат)
Бу шигырь юлларын авылдашыбыз татар шагыйре журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Гаян абыйга багышлап язган. Легендар тормыш юлы үткән, нинди генә авырлыклар күрсә дә сыгылып төшмәгән, кулы эш белү сәбәплефашист концлагерьларыннан, Сталин репрессиясеннән исән калган шаян холыклы феноменаль хәтерле Гаян Әхмәтшинлаеклы ялга чыккач та үзенә шөгылҗ таба. Ул тирә-як авылларның мәчетләренә манаралар ясый һәм күптән күңел түрендә йөрткән эше- үзенең автобиографик әсәрен яза. Ул әсәр “Гомерем мизгелләре” исеме белән 2005 елда китап булып басылып та чыга.
Әсирлеккә төшкәндә әле Гаян агага 18 яшь тә тулмаган була. Сугышның ачы газапларын бик яшьли татырга туры килсә дә, сугышта катнашу турындагы таныклыкны сугыш тәмамланып илле ел үткәннән соң гына алырга насыйп була аңа. Шул еллардагы хис-кичерешләрен ул үзе генә белә, ләкин сүрелми, сынмый, гаделлек тантана итәчәгенә өмете зур була. “Гомерем мизгелләре” Гаян Әхмәтшинның хис-кичерешләрен үз куллары белән язган әсәре. Аның һәр хәрефе пөхтә итеп язган кулъязмасы бүгенгн көндә К.Ф.Шакиров исемендәге “Зур Сәрдек гимназиясе” нең Туган төбәкне өйрәнү музеенда саклана. Музейга бүләк итеп биргән китабына Гаян ага “Хөрмәтле укучым! Укы, уйлан, гыйбрәт ал. Ихтирам белән автор” /ГАЯН/ дип автограф язган. “Гомерем мизгелләре” безне уйланырга һәм гыйбрәт алырга чакыра.
“Гамьсез яши күрмә ялгышып,
Гыйбрәт булсын алар язмышы”
Fermate tour
Recensioni
Scarica l'app gratuita izi.TRAVEL
Crea i tuoi audio tour!
L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti