Audio tour

Audio tour 06 Арслановлар династиясе

Арслановлар династиясенең башында торучы Азат Шәмси улы Арслановның язмышы Кукмара районы Зур Сәрдек авылы белән бәйле. Ул 1932 нче елның 22 нче маенда Апас районы Апас авылында туа,1955 нче елдан башлап Азат абыйның хезмәт юлы Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәбе белән бәйле. Ул Зур Сәрдек урта мәктәбендә химия-биология укыта башлый. Азат Арсланов мәктәпнең беренче югары белемле укытучыларыннан була. Азат Шәмси улының үз фәнен һәм балаларны яратып башкарган хезмәте нәтиҗә бирә: ул балаларның һәм әти-әниләрнең яраткан укытучысына әйләнә, хезмәттәшләренең ихтирамын казана. Укучылар аның химия дәресләрен сагынып искә алалар. Азат абый 1962–1964 нче елларда мәктәп директоры булып эшли. Азат Шәмси улының 1968 нче елгы чыгарылыш укучысы, мәгариф ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Хәлимә Могыйн кызы Мөхәммәтгалиеваның фикерләрен китерү урынлы булыр: «Дәрес бара… Химия дәресе. Азат абый дәрес бирә. Соклану катыш шаккатып аның дәресен тыңлыйм. Никадәр тирән белем, искитәрлек осталык укытучыда. Зәңгәр күзләре дә белем бирүгә төбәлгәннәр: безне үзенә, белем иленә тарталар. Көмештәй ак чәчләре – аның зыялылыгының тышкы чагылышына ишарә. Ярты гасырдан артык хезмәт гомерендә Азат абый бик күпләрне үзе кебек булдыклы, кешелекле, шәфкатьле итеп тәрбияли алды. «Укытучыны Алланы хөрмәтләгән кебек хөрмәтләгез», – дип язылган булган Борынгы Мисыр папирусында. Әлеге юллар нәкъ менә Азат абыйга багышланган, аны Илаһи затны хөрмәтләгән кебек хөрмәтлиләр, олылыйлар, яраталар. Ә бу хисләр артында тырыш хезмәт, тирән белем, зыялылык ята. Зур Сәрдек мәктәбе тарихында Азат Шәмси улының исеме алтын хәрефләр белән язылган. Әле бик күпләр коллективка килерләр, китәрләр, әмма Азат абыйны берәү дә кабатлый алмас. Ул – олуг шәхес. Аның исеме төбәк тарихында мәңгелеккә язылып калган ядкарь». Азат абый 1968 нче елдан 1992 нче елга кадәр директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары була. Бу елларда мәктәп район, республика, Рәсәй күләмендә алдынгы тәҗрибәне тарату мәктәбенә әверелә. Азат Шәмси улына педагогик эшчәнлектәге уңышлары өчен 1965 нче елда «Халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелә. 1976 нчы елдаул «Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы» дигән исемгә лаек була. Азат абый спорт, үзешчән сәнгать белән дә яратып шөгыльләнә. Укытучылар куйган бик күп спектакльләрдә катнаша. Мәктәптә ул эшләгәндә үткәрелгән бер генә кичә, очрашу да аның,  тальян гармунда, уйнавыннан башка үтми.  Азат Шәмси улы Арсланов барлык укытучыларның якын киңәшчесе, остазы иде. Аның укучылары осталарча үткәрелгән дәресләрен һаман да истә тоталар. Азат абыйның педагогик стажы 43 елдан артып китә. 2009 нчы елда рәхимсез үлем Азат абыйны безнең арадан алып китте. Ул Зур Сәрдек авылы зиратында күмелгән. Күңелләрдә аның якты истәлеге яши. Ул 43 ел эшләгән мәктәп бинасына мемориаль такта куелган.. Азат абый Арслановның тормыш иптәше Гатифә апаның гомуми педагогик стажы – 41 ел. Ул мәктәптә география фәненнән белем бирә. Азат Шәмси улы Арсланов һәм Гатифә Фазлыйәхмәт кызының эшен балалары Айдар Азат улы һәм Гөлсинә Азат кызы дәвам итәләр. 1998 нче елда Айдар Азат улы Арслановны Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенә директор итеп күчерәләр.  Бер үк вакытта химия фәнен дә укыта. Ул мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен 2003 нче елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре» дигән күкрәк билгесенә лаек була. Бүгенге көндә Айдар Азат улы Зур Сәрдек гимназиясендә химия укытучысы булып эшли. Аның укучылары укытучылар, табиблар, инженер-химик һөнәрләрен сайладылар. Гимназияне тәмамлаучылар арасында Казан дәүләт технология институтын сайлаучылар булу – Айдар Азат улының тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның педагогик стажы – 33 ел. Тәслимә Гали кызы, Айдар Азат улының хатыны, башта китапханәдә эшли. Аннары ул Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныфларында белем бирә. Бүгенге көндә ялда. 1981 нче елда Азат абый Арслановның кызы Гөлсинә Арсланова туган мәктәбенә эшкә кайта. Гөлсинә Азат кызы эшли башлавының беренче көннәреннән үк үзенә зур таләпләр куеп, тырышып эшкә тотына. Математика кебек катлаулы фән дә укучыларның яраткан фәненә әверелә. 30 елдан артык математика укытучысы булып эшли. 1995 нче елда Гөлсинә Азат кызы Арсланова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Халык мәгарифе отличнигы» дигән билгесе белән бүләкләнә. Гөлсинә Азат кызы кайтып эшли башлау белән бию ансамбле оештыра, һәм шул көннән башлап мәктәптә, мәдәният йортында бер генә кичә дә Гөлсинә өйрәткән биюләрдән башка үтми. Башында Гөлсинә Арсланова  торган «Чәчкә» бию ансамбле бүген дә уңышлы эшләвен дәвам итә. 1994 нче елда укучыларга эстетик тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен «Чәчкә» бию ансамбленә «Халык бию ансамбле» дигән исем бирелгән икән, монда озак еллар ансамбльнең җитәкчесе булган Гөлсинә Азат кызының да хезмәте зур.

Fermate tour

Recensioni

Non esistono ancora recensioni

Scrivi una recensione per primo
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

Crea i tuoi audio tour!

L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti

Avvia

App preview on iOS, Android and Windows Phone