Audio tour
Audio tour 05 «Планетаның кара алтыны» залы
- Download the app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Update Required To play the media you will need to either update your browser to a recent version or update your Flash plugin.
Татарстан территориясе нефть-газлы Идел-Урал провинциясенә керә.
Нефть сүзе гарәпчәдән кайнау дип тәрҗемә ителгән “нафата” сүзеннән яки чистарыну, тазарта торган ут дип тәрҗемә ителгән “нафтар” сүзеннән чыккан. Нефтьнең латинча исеме oil petroleum - сүзгә-сүз тәрҗемәсе “таш мае”.
Археологик дәлилләрдән күренгәнчә, кеше нефть һәм битумнан алты - сигез мең еллар элек файдаланырга өйрәнгән. Битумны төзелеш һәм гидроизоляция материалы итеп кулланганнар. Аның ярдәмендә кирпечләрне бер-берсенә беркеткәннәр, юлга таш түшәгәндә кулланганнар. Нефтьне медицинада, бәлзәмләүдә һәм мумияләштергәндә, ышкылучы агач өслекләрен майлау өчен, яктырту өчен, хәрби мәсьәләләрдә кулланганнар. “Утлы уклар” ул очларына нефть сеңдерелән сүс уралган уклар. Аларны яндырып дошманнарына атканнар. “Грек утлары” н дошманның хәрби корабларын кырып бетерүдә оста кулланганнар. Нефть, күкерт, селитра катнашмасын су өстенә диңгезгә түккәннәр һәм яндырып җибәргәннәр. Ялкын бик тиз арада таралып һөҗүм итүчеләрнең корабларын яндырган.
Идел буенда нефтьнең барлыгы турында беренче хәбәрләр бер мең җиде йөз өченче елга кагылалар. «Казаннардан язалар, Сок елгасында күп нефть тапканнар…» - дип яза “Ведомости” гәҗите. Нефтьне ул вакытта елга, күлләр өстеннән тукымалар ярдәмендә җыйганнар. Шулай ук кул белән казыган чокырлардан, коелардан чиләк һәм чүмечләр ярдәмендә алганнар.
Ике йөз кырык биш елдан соң, бер мең тугыз йөз кырык сигезенче елның егерме бишенче июлендә, татар авылы Тимәш (хәзерге Ромашкино) янындагы болында, өченче скважинадан фонтан булып нефть ургылып чыга. Татарстано җир астыннан алтмыш ел эчендә өч миллиард тонна нефть алына.

Tour stops
Beoordelingen
2 beoordelingen
Beoordeel deze tour-
08-09-2019
Отличная познавательная выставка как для взрослых, так и для детей разного возраста.
-
04-27-2017
Наверное, одна из самых интересных экспозиций
Download de gratis izi.TRAVEL app
Maak eigen audiogidsen!
Het gebruik van het systeem en de app is gratis