Museum Республиканың беренче затлары
- Download the applinks
- iOS
- Android
- Windows Phone
Museum-info
Over het museum
2020 елда Татарстан үзенең юбилеен – Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге юбилейны бәйрәм итү кысаларында «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Ресубликаның беренче затлары» дип аталган баннерлар күргәзмәсен әзерләде.
Татар АССР җитәкчеләре: Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Борһан Мансуров, Гали Динмөхәммәтов, Фикрәт Табиев, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов һәм башка бик күпләр – исемнәре хәзерге Татарстан үсешенең 100 еллык тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр. Алар белән бергә республика коточкыч ачлыкны җиңә һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне торгыза; алар җитәкчелегендә заводлар һәм фабрикалар төзелә, яңа шәһәрләр салына, нефть чыганаклары ачыла һәм үзләштерелә. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1970 нче еллардан башлап республиканың өзлексез икътисадый күтәрелеше башлана
«Ресубликаның беренче затлары» күргәзмәсе Татарстан сәясәтчеләре тормышының иҗтимагый-сәяси ягын гына ачып калмый, ул илһам бирүче уңыш тарихлары тупланмасын тәшкил итә. 26 яшьлек Сәхипгәрәй Сәетгалиев шул яшендә ничек итеп ТАССР рәисе була алган? Гомәр Усманов гап-гади комбайнчыдан бөтенсоюз машстабындагы сәяси затка кадәр ничек үсә алган? 1990-2010 елларда Минтимер Шәймиевнең республика җитәкчелегендәге уңышлы эшчәнлегенә нинди тормыш кагыйдәләре ярдәм иткән? Нинди һөнәри мавыгуы Рөстәм Миңнехановны халыкара спорт олимпына китергән?
«Ресубликаның беренче затлары» күргәзмәсе ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Фәнәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм ТР Дәүләт архивы булышлыгы белән оештырылды
РЕСУБЛИКАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЗАТЛАРЫ

Objecten
Objecten met audio
-
Республикада хакимият
-
Миңнеханов Рөстәм Нургали улы
-
Шәймиев Минтимер Шәрип улы
-
Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы
-
Мостаев Шамил Әсгать улы
-
Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы
-
Усманов Гомәр Исмәгыйль улы
-
Мусин Рәшит Муса улы
-
Батыев Салих Гыйлемхан улы
-
Табиев Фикрәт Әхмәтҗан улы
-
Фасиев Камил Фатыйх улы
-
Игнатьев Семён Денисович
-
Низамов Сәлах Низам улы
-
Моратов Зиннәт Ибәт улы
-
Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы
-
Байчурин Гомәр Гыйлаҗетдин улы
-
Яһүдин Мигъдәт Годәйдулла улы
-
Моратхуҗин Харис Ибраһим улы
-
Әхмәтшин Миңлегәрәй Әхмәт улы
-
Шәймәрдәнов Шәйгәрдән Шәймәрдән улы
-
Сабиров Рәүф Әхмәт улы
-
Мансуров Борһан Хөснетдин улы
-
Сәетгалиев Сәхипгәрәй Сәетгали улы
Beoordelingen
Download de gratis izi.TRAVEL app
Maak eigen audiogidsen!
Het gebruik van het systeem en de app is gratis