Audio tour 03 Мәктәп-лицей чоры
- Download the app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 1991 нче елның 12 нче ноябрендәге 481 нче номерлы боерыгы нигезендә Зур Сәрдек урта мәктәбе Казан дәүләт педагогия институты базасында педагогик юнәлештәге татар мәктәп-лицее оештырыла. 1991–1992 нче уку елында 9-11 нче сыйныф укучылары өчен гуманитар һәм физика-математика юнәлешендәге сыйныфлар булдырыла. Бу елларда мәктәптә 40 укытучы эшли. Районда үткәрелгән «Ел укытучысы» бәйгеләрендә мәктәп-лицей укытучылары алдынгы урыннарны яулыйлар: 1994 – Ф.Г .Ризванова, I урын, 1995 – Г .В.Каюмова, IV урын, 1996 – Р .И.Әминова, I урын, 1997 – Г .В.Зыятдинова, II урын. Бу елларда укыту-тәрбия бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен тарих укытучысы Х.М.Мөхәммәтгалиева белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Г .Ризванова «Татарстанның атказанган укытучысы», математика укытучылары Р.И.Әминова һәм Г.А.Арсланова «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемнәргә лаек булалар. Мәктәп-лицей булып эшләү чорында сәләтле укучылар белән эшләүгә, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур әһәмият бирелә. Шул максат белән 40 тан артык түгәрәк эшли, факультатив дәресләр үткәрелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, укучылар районда һәм республикада үткәрелгән фән олимпиадаларында уңышларга ирешәләр. Мәктәп-лицей коллективы зур тырышлык куеп эшли һәм укыту-тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Бу чорда мәктәп-лицей җитәкчеләре: Закирҗан Ибраһим улы Сабитов – директор, Азат Шәмси улы Арсланов – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Заһит Вахит улы Шәмсетдинов – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Хәлим Фатыйх улы Айсин – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Гөлсинә Вагыйз кызы Зыятдинова – 1994 нче елдан, А.Ш.Арсланов пенсиягә киткәч, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшлиләр.
Tour stops
Reviews
Download the free izi.TRAVEL app
Create your own audio tours!
Use of the system and the mobile guide app is free
